Батырлар бәйгесе

2012 елның 31 августы, җомга
Казанда "Ак барс" көрәш сараенда татар-башкор милли спорт көрәше бенча "Батырлар бәйгесе" исемле өченче ачык турнир узды.
Чарада ТР Премьер-министры урынбасары-авыл хуҗалыгы министры Марат Әхмәтов,ТР яшьләр эшләре спорт һәм туризм министры Рәфик Борһанов катнашты.
Турнирда милли көрәш буенча дәрәҗәле урыннар яулаган 20гә якын спортчы көч сынашты.Батырларның бәйгесен карарга безнең районнан да вәкилләр барган иде.Физкультура укытучылары, милли көрәш буенча тренерлар тәҗрибәле спортсменнарның чыгышларын карап, тәҗрибә туплап кайттылар.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International