Яңа уку елына ремонтланган мәктәп

2012 елның 3 сентябре, дүшәмбе
Тантаналы линейкада мәктәп  укучыларын  һәм укытучыларны  Чирмешән муниципаль район башлыгы Нурхамәт Хәмидуллин үзе котлады.
-Мәктәптә эшләр өчен бөтен мөмкинлекләр дә тудырылган.Без сезнең бары белемле, тәрбияле булуыгызны телибез .Әккәрәй авылында балалар саны күп. Авылыгызның киләчәге ышанычлы,-диде район җитәкчесе.
 Район мәгариф бүлеге начальнигы Хәмәткамил Хәкимов Әккәрәй мәктәбен күпләргә үрнәк булганнары өчен мактап сөйләде. Биредә төрле чаралар еш үтә, спортта да уңышлары саллы, укуда да өлгерләр.
Авылның киләчәге, һичшиксез, мәктәп белән дә бәйле, аннан да мөһиме – балалар. Беренче сыйныфка тугыз бала укырга керде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International