Социаль пакет яки акча?

2012 елның 11 сентябре, сишәмбе
1 нче октябрьдән социаль пакеттан кулланучы, яки пакеттан баш тартучы кешеләрнең гаризаларын кабул итү төгәлләнә.Шул сәбәпле  ТР Чирмешән района Пенсия Фонды идарәсенең клиентлар белән эшләү бүлегендә, медицина консультациясе пункты эшли башлады.

Россия Федерациясе законнары нигезендә, социаль пакет инвалидларга өстәмә ярдәм йөзеннән бирелә. Аннан баш тартмаган кеше санаторийга бушлай юллама ала, бушлай дарулардан файдалана, шәһәр яны электр поездларында бушлай йөри ала.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International