Җиңел атлетика буенча ТР беренчелеге

2012 елның 18 сентябре, сишәмбе
14-15нче сентябрь көннәрендә Яр Чаллы шәһәрендә үткән, җиңел атлетика буенча ТР беренчеле ярышларында безнең район командасы да катнашты."Чирмешән" Балалар һәм яшьүсмерләр спорт мәктәбе тренерлары Тимирясов Андриян Алексеевич һәм Шерматова Татьяна Сергеевна җитәкчелегендә шөгылләнүче балалар яхшы нәтиҗәләр күрсәттеләр.Командалар арасында безнекеләр дүртенче, ә эстафеталарда өченче урында.
4 мең метрга чабуда 1995-1996нчы елгылар арасында Ульяновка авылыннан Григорьев Сергей 1нче урын яулады.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International