21нче сентябрь көнне Чирмешән муниципаль районының административ комиссия утырышы узды.

2012 елның 21 сентябре, җомга
 Комиссия тарафыннан авыл һәм шәһәр җирле округларның торак пункларын төзекләндерү, тиешсез урында чүп калдыкларын түгү, муниципаль кагыйдәләрне бозу буенча 3.6 нчы статья 1 нче кисәк КоАП нигезендә 10 административ эш, 3.2ч.1КоАП ТР матдәсе нигезендә(урамда сату кагыйдәсен бозу) бенча 1 административ протокол каралды.23500сумлык штраф салынды.
Кәҗәсен урамда караусыз калдырган өчен Т. атлы кешегә административ җәза бирелде. 2 мең күләмендә штраф салынды.
9 баш дуңгызын караучысыз урамга чыгарган өчен С. атлы кешегә админстратив җәза, 3500сум күләмендә штраф түләргә.
  С. атлы кеше өй янын тирес, чүп-чар белән ямьсезләгәне өчен административ җәзага тартылды. 3500сум штраф салынды.
Тиешсез урында арбуз саткан өчен Г. атлы кешегә 2000сум штаф бирелде.







ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International