Районның татар - башкорт көрәш спорты Федерациясе утырышы.

2012 елның 23 сентябре, якшәмбе
Чирмешән муниципаль районының татар - башкорт көрәш спорты Федерациясе утырышында берничә проблемалар хәл ителде.Киләсе 2013 нче елга мәсьәләләр каралды.
Безнең командаларга республика һәм зонаара ярышларда ешрак  катнашырга кирәклеген искәртеп үттеләр.Чирмешәнлеләрнең абруе елдан-ел арта.2010нчы ел ярыш нәтиҗәләре  буенча безнекеләр 43нче урыннан 21 нче баскычка күтәрелгәннәр. Иң актив тренерлар акчалата премия белән бүләкләнделәр. Әлеге бүләккә Лашман авылыннан Р.Гатин, Бәркәтәдән Н.Хәйртдинов һәм Ульяновка авылыннан П.Рыбкин ия булдылар.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International