"Юбилейный" Боз сарае

2012 елның 27 сентябре, пәнҗешәмбе

Җәйге каникуллар сизелмичә дә үтеп китте.Яңа уку елы башланды.Балалар укудан тыш, спорт белән дә шөгылләнергә дә вакыт табалар. "Юбилейный" боз сараенда көндә өйрәнүләр үтә. Үлеге сезонда 4 хоккей командасы күнегүләр үткәрә.

Иске Кадиның балалар хоккей командасы да атнага өч тапкыр килеп, күнегүләр үткәрә.

Боз сараена атнага дүрт тапкыр кадет-мәктәп интернатында белем алучы укучылар да йөриләр. Шулай ук Чирмешән лицееның 1 класс балалары  тимераякта шуарга өйрәнәләр.

Бозда шуарга теләүчеләрне шимбә, якшәмбе һәм эш көннәрендә сәгать 3кә кадәр көтеп калабыз”.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International