"Чисталык дәресе"

2012 елның 27 сентябре, пәнҗешәмбе
27 нче сентябрь көнне республика мәктәпләрендә "Чисталык дәресе" дип аталуча акция үтте.Әлеге чара Чирмешән районының барлык мәктәпләрендә дә уздырылды. 2нче санлы Чирмешән урта мәктәбендә "Чисталык дәресе"акциясен  экология Министырлыгының җирле идарә вәкиле Л.Л.Николаева, география укытучысы Н.К. Муртазина һәм китапханәче Р.Л.Игнатьева белән бергәләп үткәрделәр.
2-11сыйныф укучылары табигатькә сакчыл караш кирәклеге турындагы әңгәмәдә бик теләп катнаштылар.Үз проектларын тәгъдим иттеләр.Укучылар тирә-як мохитка булган мөнәсәбәтләрен сүз белән генә түгел , ә эш белән дә күрсәттеләр.Балалар ярдәме белән"Изгеләр чишмәсе" территориясе чүп-чардан арынды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International