Халыкара өлкәннәр көне уңаеннан район башлыгының котлавы

2012 елның 1 октябре, дүшәмбе

Хөрмәтле өлкәннәребез!

Сезне Өлкәннәр көне белән чын күңелдән тәбрик итәм.

Бу көн - әти-әниләребезгә, сугыш һәм хезмәт ветераннарына, барлык өлкәннәребезгә  тирән рәхмәтебезне ирештерү, җылы сүзләр әйтү өчен менә дигән мөмкинлек. 

Район тарихында, тормышыбызда җуелмас җәүһәрләребез сез безнең. Бүген дә куйган хезмәтегез, яшәү рәвешегез, балалар, оныклар тәрбияләүдә төпле киңәшләрегез үз-үзебезне, үз йөзебезне, милләтебезне саклап калуда, яшәтүдә, лаеклы үстерүдә безгә терәк һәм кирәк.

Пенсия яшендә булган һәр кешенең социаль хәлен яхшырту, аларның килеп туган проблемаларын хәл итү-район җитәкчелегенең  иң төп мәсьәләләренең берсе.

Сездәге сабырлык, тормышка мәхәббәт, хезмәт сөючәнлек һәммәбез өчен үрнәк. Сезгә, гаиләләрегезгә сәламәтлек, бәрәкәтле озын гомер, тыныч тормыш, бәхетле картлык, муллык телим. Рәхмәт Сезгә барысы өчен дә!

.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International