“Экстремизмга – Юк!”

2012 елның 2 октябре, сишәмбе

“Экстремизмга – Юк!” Әнә шундый исем астында 3 сентябрьдән 30 сентябрьгә кадәр Татарстан Республикасында айлык игълан ителде. “Экстремизмга – Юк!” айлыгының максаты – республикада милләтара һәм конфессиональара татулыкны ныгыту, террорчылык һәм эктремистлыкны профилактикалау, социаль, этник һәм конфессиональ җирлектә үзара низагны булдырмау, шулай ук террористик һәм экстремистик идеологияләргә халыкта каршылык атмосферасын тудыруга юнәлгән чаралар уздыру. 

3-4нче сентябрь көннәрендә барлык мәгариф учреңденияләрендә “Экстремизмга – Юк!” дип аталган дәресләр үтте.

Район мәчетләрендә террорлык  актлары  корбаннары  рухына  дога  кылу, көндезге  намаз  уку оештырылды.

Авыл мәдәният йортларында һәм китапханәләрдә  күмәк сөйләшүләр, түгәрәк өстәл, китап күргәзмәләре уздырылды.

"Безнең Чирмешән" район газетасы битләрендә экстремизм һәм терроризмга каршы мәкаләләр басылды.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International