Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы тәкъдиме белән оештырылучы бу акциянең максаты – укучыларга белем һәм тәрбия бирүче педагогларны хөрмәтләү. Бу көннәрдә мәктәп укучылары халыкка “Укытучыңны котла!” логотибы төшерелгән открыткалар бирәчәк, анда котлау сүзләре яздырып, адресатка җибәрәчәкләр.