Районара йөзү ярышлары

2012 елның 4 октябре, пәнҗешәмбе
2012 нче елның 28 нче сентябрендә Мөслим район үзәгендә Татарстан Республикасы IX укучылар Спартакидасына әзерләнү максатыннан районара йөзү ярышлары узды. Безнең районнан Чирмешән һәм Лашман авылы укучылары катнашты.100 метрга ирекле йөзүдә Лашман авылыннан Билялов Тимербулат һәм Газизова Гөлнур 1нче урын яуладылар.50 метр дистанциядә Лашман авылыннан Минкеев Фаиль, Чирмешәннән Сәмигулов Ильнур 2нче урынга ия булдылар.Командалар арасында безнекеләр икенче урын яуладылар. Бу җиңудә тренер Фаиз Биляловның өлеше бик зур.



 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International