Укытучылар көне уңаеннан район башлыгы Н.Н.Хәмидуллинның котлавы

2012 елның 4 октябре, пәнҗешәмбе
 


 Хөрмәтле мәгариф ветераннары, укытучылар, тәрбиячеләр, мәгариф өлкәсендә эшләүче хезмәткәрләр!
Укытучылар көне уңаеннан кайнар котлауларымны кабул итегез.
Укытучы һөнәре – җир йөзендәге иң игелекле, зур хөрмәткә лаек хезмәт. Сезнең куйган хезмәтегез бәрабәренә кешеләр бу катлаулы тормышта аңлы-белемле булырга, төрле кыенлыклар һәм катлаулы сораулар алдында югалып калмаска, әти-әнине, туган җирне, гаиләне, сайлаган хезмәтен чын күңелдәп яратырга өйрәнәләр. Шуңа күрә дә Сезнең хезмәтегез зур ихтирамга һәм игътибарга лаек.
Балалар күңеленә салынган бәхет, шатлык орлыклары нәкъ менә Сезнең тырышлыгыгыз, йокысыз төннәрегез, алны - ялны белми хезмәт куйган көннәрегез белән яулана.
Гомумән алганда, бүгенге көндә мәктәпләр алдына, биредә эшләүче һәрбер укытучы, тәрбияче һәм хезмәткәргә бик зур бурычлар һәм максатлар куела. Шуңа күрә дә һәрбер хезмәткәр үз эшендә җаваплылык тоеп, үз хезмәтен чын күңелдән башкарганда гына без зур уңышларга һәм җиңүләргә ирешә алырбыз. Ә моның өчен бердәм булып, балалар һәм әти-әниләрнең кулга-кул тотынып эшләве, һәр укытучы, тәрбияченең зур югарылыкта куйган тырыш хезмәте кирәк
Бүгенге бәйрәм уңаеннан сезгә сәламәтлек, куаныч-шатлыклар, иминлек, катлаулы һәм мөһим эшегездә зур уңышлар телим. Киләчәк көннәрегез дә матур хезмәт нәтиҗәләре алып килсен, якыннарыгызның кадер-хөрмәтен, игелеген тоеп бәхетле яшәгез. Күңелегез һәрвакып көр, хезмәт көннәрегез имин булсын.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International