“Активлар мәктәбе –2012” укулары

2012 елның 5 октябре, җомга

“Сосновый бор” шифаха­нәсендә Аграр яшьләр берләшмәсе вәкилләре очрашты. “Aктивлар мәктәбе – 2012”дә 37 районнан 70кә якын актив авыл яшьләре катнашты.

Өч көн дәвамында яшьләр шәхси лидерлык сыйфатларын, һөнәри осталыкларын, коммуникатив күнекмәләрен үстерүгә юнәлтелгән төрледән-төрле тренингларны үтәргә тиеш булды. Яшьләр өчен кызыклы да, файдалы да булган әлеге чараларны Европа Советы җибәргән остазлар үткәрде.

Безнең районнан укуларда  Р.Мөхәмәтшин һәм В.Бигиева катнашты.Алар  "Активлар мәктәбе-2012"укуларында булып ,яшьләребезне район эшләрендә активлаштыруга яңа идеяләр һәм яхшы кәеф белән кайттылыр.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International