8нче октябрь көнне ТР Чирмешән муниципаль районының административ комиссиясе утырышы узды.

2012 елның 8 октябре, дүшәмбе
 Комиссия тарафыннан авыл һәм шәһәр җирле округларның торак пункларын төзекләндерү, тиешсез урында чүп калдыкларын түгү, муниципаль кагыйдәләрне бозу буенча 3.6 нчы статья 1 нче кисәк КоАП нигезендә 6 административ протокол каралды. Протоколлар Ивашкино һәм Әккәрәй авылларында яшәүче Г.В.Баландаев, В.И.Макаров,Н.Д.Федоров,Н.В.Яманов,А.Ф.Наумов,Ю.Ф.Гаврилов исемнәренә төзелгән. Әлеге гражданнарга Ивашкино авыл җирлегендә  тирә-якны төзекләндерү кагыйдәләренең 1.5.4.6.матдәсен бозган өчен 13000 мең күләмендә административ штраф салынды.







ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International