"Игътибар-яшьүсмер!"

2012 елның 18 октябре, пәнҗешәмбе
Республика акциясе кысаларында 5 нче сентябрьдән 5 нче октябрьгә кадәр районда  "Игътибар-яшьүсмер!" исемле акция узды. Шушы максаттан чыгып, мәктәпләрнең социаль паспорты, хокукый белем стендлары булдырылды. . План нигезендә класс сәгатьләре, викториналар үткәрелде,видеоязмалар каралды.
"Чирмешән лицее"Муниципаль бюджет гомум белем бирү учреждениясендә 9-11 сыйныф укучылары арасында "Мин тормыш сайлыйм"исемле ачык класс сәгате узды.Чарада районның үзәк шифаханә педиаторы С.А.Әбдрәшитова, Россия ЭЭмның “Чирмешән” муниципальара бүлегендә яшүсмерләр эшләрен профилактикалау инспекторы Г.А.Әбдәфикова,тәрбия эшләре буенча методист Х.Х.Мотагирова һәм педагог-психолог Г.В.Вафина катнашты.Укучылар сәламәт яшәү рәвеше хакында үз фикерләре белән уртаклаштылар,дөньяга караш, яшәү мәгънәсе кебек сораулар хакында фикер алыштылар.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International