Дәүләт яшьләр сәясәте хезмәткәрләренең 6 нчы Республика һөнәри осталык бәйгесе

2012 елның 22 октябре, дүшәмбе

Сентябрь аенда «Волга» яшьләр үзәгендә дәүләт яшьләр сәясәте хезмәткәрләренең 6 нчы Республика  һөнәри осталык бәйгесе узды.Агымдагы елда бәйгедә 11 район һәм шәһәрләрдән  26 кеше катнашты.Безнең районнан  Яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге “ МУ начальнигы Р.Ш.Долгополова “Яшьләр эшен оештыруда иң яхшы җитәкче” номинациясендә 3 нче урынга ия булды.”Яшьләрнең ял итү үзәге” МБУ сәнгать җитәкчесе И.А.Суворова “Яшь буынга патриотик һәм гражданлык хисе тәрбияләү” номинациясендә аерым бүләк,”Туган җир.Яңарыш”дипломы белән бүләкләнде.ТР яшьләр эшләре,спорт һәм туризм Министырлыгы муниципаль берәмлек белгечләренең Республика конкурсында актив катнашулары өчен, Чирмешән муниципаль районының ”Яшьләр эшләре һәм спорт” МУ бүлеге, рәхмәт хаты белән бүләкләнде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International