Тәрбия эшләре буенча директор урынбасарлары семинар-киңәшмәсе

2012 елның 2 ноябре, җомга
1 нче ноябрь көнне МБУ "Мәгълүмати-методик үзәге" базасында,Чирмешән районы гомум белем бирү мәктәпләренең тәрбия эшләре буенча директор урынбасарлары семинар-киңәшмәсе узды.
Чарада сүз мәктәпләрдә тәрбия эшләрен оештыру, балаларның көзге ялына әзерлек һәм мәктәп алды лагерларын оештыру хакында барды.Спорт-начар гадәтләргә алмаш" исемле Республика акциясендә һәм "Бездән олимпия сәламе" исемле мәктәпләрдә сәламәтлек театрлары конкурсларында катнашу кирәклеге хакында әйтелде.
Катнашучылар алдында мәгариф бүлеге начальнигы Хәкимов Хәматкамил Шамил улы чыгыш ясады. ТР мәгариф һәм фән министырлыгының  сәламәтлек саклау технологияләре һәм балаларның сәламәтлеген саклау проблемаларын тормышка ашыру хакындагы коллегия материаллары белән таныштырды.



 
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International