"Лицеистлар балы" 4 нче республика бәйгесе

2012 елның 23 ноябре, җомга
Республика Хөкүмәте эшче профессияләрнең абруен үстерүгә, яшүсмерләр арасында махсус урта белем бирү йортларын популярлаштыруга зур игътибар бирә. Әлеге максаттан инде дүртенче ел рәттән иң яхшы студентлар өчен «Лицеистлар балы» оештырыла. Быел бу чарага студентлар гына түгел, ә мәктәп укучылары да чакырылган иде. Моның исә сәбәбе дә бар - яшьләрне урта һөнәри белем бирү учреждениеләре белән таныштыруны мәктәп бусагасыннан ук башларга кирәк. Яшүсмер әлеге уку йортларына үз теләге белән, нинди һөнәр сайлаячагын белеп барсын.

Әлеге эшчәнлекне тормышка ашыру максатыннан укучылар арасында «Киләчәккә билет» исеме астында республикакүләм иншалар бәйгесе оештырылган.Безнең районнан "Интернат-кадет мәктәбе укучысы Миронов Здуарт һәм Түбән Кәминкә урта гомум белем бирү мәктәбе укучысы Козынбаева Татьяна да бәйгедә катнашып почет граматасына ия булдылар.
Чарада студентларны Татарстанның хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры урынбасары Азат Габделәхәтов, мәгариф министры урынбасары Данил Мостафин тәбрикләделәр. "Сез сайлаган һөнәрләр барысы да бик кирәкле.Киләчәктә эшегезне яратып эшләгез, республикага сез бик кирәк",-диде ул үз чыгышында.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International