Ана капиталына сертификатлар тапшырылды.

2012 елның 14 декабре, җомга
13 декабрь көнне 14 гаиләгә  ана капиталына сертификатлар тапшырылды.Район башлыгы урынбасары Миләүшә Батыршина гаиләләрне әлеге шатлыклы вакыйга белән тәбрик итте. Гаиләләрендә икенче һәм аннан күбрәк бала туган гаиләләр ана капиталы сыйфатында дәүләт ярдәменә ия булалар. Әлеге программа 2007 елда гамәлгә кергәннән соң, сертификат суммасы, индексацияне исәпкә алып, 250 мең сумнан 388 мең сумга кадәр үсте. 2013 елдан бу сумма 408 960 сум булачак. Яшь ана өчен бу гаилә бюджетына зур ярдәм, акчалардан ул өч юнәлеш буенча – балаларын укытуга, пенсиянең җыелма өлешенә салуга һәм торак шартларын яхшыртуга файдалана ала.





2007 елдан башлап икенче, өченче, ... баласын тапкан яки кызлыкка (ул­лыкка) алган өчен бирелә торган ана капиталының суммасы, РФ Хөкүмәте карары нигезендә, ел саен арттырылып тора. 2007 елда ул 250 мең сум булса, быел 387 меңгә җиткән иде, 2013 елда исә 402 мең сум булачак.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International