Үткән якшәмбе көнне Лашман урта мәктәбе көн озын гөр килеп торды. Салкын һава торышы да спорт сөючеләрне куркыта алмады. Бәйгедә Мөслим, Нурлат, Алексеевск, Балык Бистәсе, Келәүле районнарыннан да йөзүчеләр катнашты.
– Республикада, шул исәптән районда да, спортка игътибар артты. Соңгы вакытта гына да республиканың берничә районнарында яңа спорт комплекслары файдалануга тапшырылды. Бүген район үзәкләрендә генә түгел, ә авылларда да спорт белән шөгыльләнергә бөтен мөмкинлекләр бар,- диде ТР Муниципаль берәмлекләр советы рәисе Минсәгыйт Шакиров, спортчыларны сәләмләп. Сүз уңаеннан, бүгенге бәйге Минсәгыйт Закир улының призларына узды.
Ярышларда төрле яшьтәге кызлар һәм малайлар төрле дистанцияләрдә һәм төрле стильләр белән йөзеп көч сынаштылар.
Безнең район данын, нигездә, Лашман урта мәктәбе укучылары яклады, шулай ук Түбән Кәминкәдән һәм Чирмешәннән дә берничә спортчы бар иде.
Лашман укучылары йөзү белән чагыштырмача күптән түгел генә җитди шөгыльләнә башладылар. Әмма бу өлкәдә уңышлары да бар. Бүген дә тренерлары Фаяз Билаловның шәкертләре сер бирмәделәр, 14 призлы урын яуладылар.
Тимербулат Билалов, Рания Газымҗанова, Илнур Сәмигулов, Фаил Миннекәев, Аидина Ихсанова, Айнур Галиуллин, Айрат Шәйхетдинов, Энҗе Сарыймова, Илназ Сәмигулов, Айгөл Гатауллина – призерлар.
Кайберәүләре бер генә түгел, ә ике, хәтта өч медаль белән дә бүләкләнде. Чөнки эстафетада да безнең егетләр командасы – беренче, ә кызлар икенче урында
Ярышларның беренче урын өчен төп кубогын район командасы үзебездә калдырды.
Гомумкоманда зачеты буенча Мөслим районы командасы – икенче, Алексеевск спортчылары өченче урында.
Гөлсирә Шәрифуллина.

.jpg)
.jpg)