Тиздән килер Яңа ел!

2012 елның 30 декабре, якшәмбе

27 декабрь көнне булган әлеге тантанада катнашып, муниципаль район башлыгы Нурхамәт Хәмидуллин райондашларны, бәйрәм чарасына җыелган барлык халыкны, кунакларны, балаларны Яңа ел белән тәбрик итте, 2013 елның бары сәламәтлек, уңышлар гына алып килүен, һәркемнең хыяллары тормышка ашуын теләде.

Муниципаль район Советы бинасы каршындагы мәйданга урнаштырылган чыршының утларын Кыш бабай үзе кабызды. Урман кунагы бик матур итеп бизәлгән, ерактан күренеп, тирә-юньгә ямь биреп тора.

Район мәдәният йорты хезмәткәрләре бәйрәмдә кызыклы тамаша оештырдылар. Балалар да, өлкәннәр дә уеннарда актив катнаштылар, бу кичтә рәхәтләнеп ял иттеләр.


Яңа елга керер алдыннан Кыш бабай Чирмешәндәге өлкәннәр һәм инвалидлар йорт-интернатында яшәүчеләргә дә бүләкләр алып килде.

Ялгызы гына түгел, үзе белән бер төркем җырчы, биючеләр, хәтта Убырлы карчыкны да иярткән әле ул. Чыршы тирәсендәге тамашада әби-бабайлар, балаларча сөенеп, үзләре дә уеннарда катнаштылар. Алып баручы биргән табышмакларга да җавапларны тиз таптылар алар.

Кыш бабай исә, монда яшәүче 58 кешенең берсен дә онытмыйча, тәм - томнар белән тулы күчтәнәч пакетлар алып килгән.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International