“Юбилейный” боз сараенда кызлар арасында хоккей буенча уеннар кышкы спорт төрләре буенча Татарстан Республикасы укучыларының IX спартакиадасы кысаларында оештырылды. Бәйгедә алты команда: Кайбыч, Питрәч, Алексеевск, Мөслим, Тәтеш һәм Чирмешән хоккейчылары көч сынашты. Финалда Чирмешән кызлары Питрәч районы командасы белән очрашты.
Кызганычка каршы, безнекеләр булитта ике алка керттереп, җиңелделәр. Питрәч спортчылары – беренче, Чирмешән командасы – икенче, Мөслим кызлары –өченче урыннарда.