"Сәламәтлек мәктәп театрлары" республика конкурсының район этабы

2013 елның 23 гыйнвары, чәршәмбе

Әлеге бәйге районда сигезенче тапкыр үткәрелгән. Быел унбер мәктәп көч сынашкан. Укучыларның чыгышлары сәламәт яшәү рәвешен пропагандалауга юнәлдерелгән һәм быел Казанда узачак Универсиадага багышланган.

“Сәламәтлек мәктәп театрлары” республика конкурсының район этабында Әккәрәй һәм Күтәмә мәктәпләре укучыларының чыгышлары югары бәя алды.Алар җиңүчеләр дип танылдылар. Бу коллективларның чыгышларының видеоязмалары Казанга, республика конкурсына да җибәрелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International