Ир-атлар арасында волейбол буенча бәйге

2013 елның 30 гыйнвары, чәршәмбе

27нче январь көнне, район мәдәният йортының спорт залында оештырылган ир-атлар арасында волейбол буенча бәйгедә районның тугыз командасы көч сынашты. Бәйгедә Иске Кади, Утыз Имән, Әккәрәй, Күтәмә авылларыннан, район үзәгенең Боз сарае, Балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбе, “Яшьләр”, “Хезмәт резервлары”, “Электр челтәрләре” командалары катнашты.

Көн буена барган ярышларда финалга узган Әккәрәй авылы командасы уенчылары, оста атакалар ясап, тамашачылар симпатиясен яулады. Алар – өченче. Икенче урынга чыккан Боз сарае спортчылары исә җиңүгә омтылышлары белән аерылып торды. Төрле яшьтәге уенчылар тупланган “Электр челтәрләре” бу бәйгедә иң остасы булып чыкты.

Җиңүче командаларга һәм ярышларның иң оста уенчылары дип танылган Дмитрий Ефимовка (Әккәрәй), Сергей Овсянниковка (Боз сарае) дипломнар һәм истәлеккә бүләкләр тапшырылды.

Название команды

Тренер - руководитель

Место

Электросеть

Р. Каримов 

1

 Ледовый дворец спорта «Юбилейный»

С. Овсянников

2

Аккиреево

О. Трофимов

3

Кутема

Н. Емельянов

4

Детско – юношеская спортивная школа

М.Овсянникова

5

Утыз Имян

Ф. Миннивалиев

6

Старое Кадеево

И.Мухутдинов

7

Молодежная

А. Ахметвалиев

8

Трудовые резервы

М. Аглиуллин

9

 

 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International