“Россиянең чаңгы юллары-2013”

2013 елның 11 феврале, дүшәмбе

Үткән якшәмбе көнне районыбызда оештырылган “Татарстан чаңгы юлы – 2013” ярышларында 250ләп якташыбыз катнашты. Араларында кечкенә сабыйлар да, житмешне ваклаучы әби-бабайлар да бар иде.

– Мин үземне оста чаңгычы дия алмыйм. Әмма бүген хезмәттәшләрем белән бер километрлы трассаны булдыралганча уздым. Рәхәтләнеп саф һава суладым”,- ди Иске Кади мәктәбе укытучысы Динә Вәлиуллина. Инде өч оныкка әби кеше ярышларга мәктәпнең унбер кешелек командасы составында килгән.

Быел чаңгы узышларын район сабан туйлары уза торган үзәк стадион каршында оештырганнар. Тамаша кылучылар, җанатарлар булып та байтак кеше җыелган. Теләүчеләргә учак өстендәге чәйнекләрдә чәй кайнады.

Утызлап  команда арасыннан, Россия ЭЭМның “Чирмешән” муниципальара бүлеге, район үзәк больницасы, 106нчы һөнәр училищесы, район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе, электр челтәрләре коллективлары, янгын сүндерүчеләр аеруча активлык күрсәтте. “Витязь” сак хезмәте дә зур команда туплаган.

Бу көнне дистанцияләрне гаиләләр, әти-әниләр, балалар белән буйсындыручылар да булды. Ивашкинодан Зинаида һәм Геннадий  Ивановлар бу төр ярышта – җиңүче, Ирина һәм Юрий Апалаевлар (шулай ук ивашкинолылар) – икенче,  Шенталадан Чухановлар гаиләсе өченче урын ияләре.

Шентала дигәннән, әлеге күршеләребез бездә оештырылган бәйгеләрдә гел актив. Араларында олы яшьтәгеләр күп. 60 яшьне узган ирле-хатынлы Епифановлар, әйтик, олылар төркемендә икесе дә җиңү яуладылар.

– Без Шентала районының Романовка поселогыннан. Үзебезнең яшьтәшләр - унике гаилә чаңгыга еш басабыз. Кышларын көненә унар километр йөреп кайтабыз. Хәзер сәламәтлекне шулай ныгытмыйча булмый”,-  ди Геннадий Епифанов.

Бүген районның оешма, предприятие, мәктәп җитәкчеләре аерым ярышты. Ирләр арасында Түбән Кәминкә мәктәбе директоры Әхтәм Мусин җиңүче, “Чирмешәнагрохимсервис” җәмгыяте директоры Илшат Гозәеров – икенче, “Электр челтәрләре”ннән Рәмил Кәримов өченче булдылар. Ә инде хатын-кыз җитәкчеләр арасында район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Светлана Әхтәмовага тиңнәр булмады.

Ярышларны оештыручылар әйтүенчә, быелгы ярышларда Чирмешән лицее, Иске Элмәле, Ульяновка, Иске Кади  мәктәпләреннән ишле командалар катнашкан.

                                                                         Чаңгы ярышларының нәтиҗәләре

9 – 11 лет

1. Павлов Анатолий (МБОУ «Кадетская школа – интернат»)

2. Рыбкин Евгений (с.Ульяновка)

3. Романовский Роман (с.Ульяновка)

 

9 – 11 лет

1. Зуфарова Лейла (с.Лашманка)

2. Охотникова Мария (с.Ульяновка)

3. Ерошина Елена (с.Лашманка)

12 – 14 лет

1. Иванов Сергей (с.Ульяновка)

2. Захаров Юрий (с. Старое Ильмово)

3. Бикмурзин Константин (с. Старое Ильмово)

 

12 – 14 лет

1. Софронова Вероника (с.Ульяновка)

2. Шерматова Ангелина (с. Старое Ильмово)

3. Ермолаева Наталия (с. Ульяновка)

 

15 -17 лет

1. Рыбкин Петр (с.Ульяновка)

2. Лазарев Юрий (МБОУ «Черемшанская школа СОШ №2)

3. Иванов Виктор (с.Ульяновка)

 

15 -17 лет

1. Харитонова Анжелика (с.Ульяновка)

2. Софронова Татьяна (с. Ульяновка)

3. Тимирясова Анна (с. Ульяновка)

 

18 – 29 лет

1. Чуканов Евгений (с. Шентала)

2. Фассахов Инсаф (ГАУЗ «Черемшанская ЦРБ»)

3. Мухутдинов Ильназ (с.Старое Кадеево)

 

18 – 29 лет

1. Эльбинова Галлия (с. Утыз Имянь)

 

30 – 39 лет

1. Захаров Петр Иванович (МБОУ «Кадетская школа – интернат»)

2. Зубов Дмитрий (с.Шешминка)

3. Тимирзянов Насим (ПЧ 135 ФГКУ)

 

30 – 39 лет

1. Колесникова Марина (с. Старое Ильмово)

2. Гаврилова Наталья (с. Утыз Имян)

3. Борисова Альбина (ГАУЗ «Черемшанская ЦРБ»)

 

40 -49 лет

1. Сергеев Юрий (МБОУ «Черемшанский лицей»)

2. Апалаев Юрий (с. Ивашкино)

3. Фролов Андрей (с. М. Афонкино)

 

40 -49 лет

1. Шерматова Татьяна (с. Старое Ильмово)

2. Бодрягина Наталия (ГАУЗ «Черемшанская ЦРБ»)

3. Гильфанова Гульсина (ГАУЗ «Черемшанская ЦРБ»)

 

50 и старше

1. Епифанов (Шентала)

2. Каримов Рамиль (Черемшанская РЭС Бугульминских электросетей)

3. Субханкулов Сабирзян (с. Старое Кадеево)

 

 50 и старше

1. Епифанова Валентина (Шентала)

2. Капитонова Надежда (ОАО «Коммунальные сети ЧР»)

3. Герасимова Венера (МБОУ ДО «ДЮСШ»)

 

VIP  забег

 

1.        Мусин Ахтям (с. Нижнекаменский)

2.        Гузаеров Ильшат (ОАО «Черемшанагрохимсервиз»)

3.        Каримов Рамиль («Черемшанская РЭС»)

 

VIP  забег

1. Ахтямова Светлана Талгатовна (Зам. руководителя Исполнительного комитета по социальным вопросам)


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International