Ана капиталына сертификатлар

2013 елның 13 феврале, чәршәмбе
Февраль аенда Чирмешән муниципаль районыны администрация бинасының актлар залында 12 гаиләгә  ана капиталына сертификатлар тапшырылды.Район башлыгы урынбасары Миләүшә Батыршина гаиләләрне әлеге шатлыклы вакыйга белән тәбрик итте. Гаиләләрендә икенче һәм аннан күбрәк бала туган гаиләләр ана капиталы сыйфатында дәүләт ярдәменә ия булалар. Әлеге программа 2007 елда гамәлгә кергәннән соң, сертификат суммасы, индексацияне исәпкә алып, 250 мең сумнан 388 мең сумга кадәр үсте. 2013 елдан бу сумма 408 960 сум булачак. Яшь ана өчен бу гаилә бюджетына зур ярдәм, акчалардан ул өч юнәлеш буенча – балаларын укытуга, пенсиянең җыелма өлешенә салуга һәм торак шартларын яхшыртуга файдалана ала.

 

 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International