2013-нче елның 19-нчы февралендә районыбызда “Туган ягым җәүһәрләре” дип исемләнгән халык талантларының район фестивале башланып китте. Бу көндә Кара Чишмә авылы мәдәният йорты сәхнәсендә районыбызның Бәркәтә, Туймәт, Кара Чишмә, Түбән Кәминкә һәм Югары Кәминкә авылы үзегинчәннәре чыгыш ясадылар. Һәрбер чыгыш тамашачылар тарафыннан көчле алкышларга күмелде. Жюри әгъзалары да үзешчән артистларга үзенең бәясен бирде.