"Ел укытучысы - 2013"

2013 елның 27 феврале, чәршәмбе
Шушы көннәрдә районыбызда "Ел укытучысы-2011" бәйгесенең соңгы этабы үтте.Бәйгедә катнашырга районыбызның 15 мөгаллиме гариза бирде. Бәйгедә финалга чыккан биш мөгаллим көч сынашты. Алар мастер-класслар  күрсәттеләр, яңа стандарт буенча сорауларга җаваплар бирделәр, төрле биремнәр үтәделәр.  Һәр бәйгедә дә  катнашучылар  бар яктан да көчле булуларын расладылар.  I урынга Лашман урта гомум белем бирү мәктәбенең математика укытучысы-Салахова Ризидә Хамәтхарис кызы, 2 урынга                      1 нчеЧирмешән урта гомум белем бирү мәктәбенең рус теле һәм әдәбияты укытучысы Овчинникова Наталия Петровна,3 урынга "Чирмешән лицее"татар теле һәм әдәбияты укытучысы Шәрифуллина Рәзилә Ильяс кызы лаек булдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International