Муниципаль район Советының чираттагы, утыз икенче утырышында катнашкан кунак – ТР Премьер-министрының беренче урынбасары Равил Моратов райондагы уңышларны да мактады, әлегә кул җитмәгән, игътибар азрак урыннарны да күрсәтте.
“Чирмешән муниципаль районын 2012нче елда социаль-икътисади яктан үстерү йомгаклары һәм 2013нче елга бурычлар хакында” муниципаль район башлыгы, район Советы рәисе Нурхамәт Хәмидуллин отчетында билгеләп үтелгәнчә, 2012нче елны район социаль-икътисади үсеш ягыннан төп күрсәткечләрне яхшыртып төгәлләде. Промышленность продукциясе җитештерү, нефть чыгару да 2011нче елдагыдан 3 процентка арткан.
Нурхамәт Хәмидуллин докладында тагын башка күп мәгълүматлар да телгә алынды, эшлисе эшләр санап үтелде. “Без тормышның барлык өлкәләрендә дә яңача сыйфат үсешен таләп итүче чорга кердек. Хәзер яңа идеяләр, яңа эш ысуллары кирәк”,– диде ул соңыннан.
“Сезнең уңышлар бар, алар күренеп тора,– диде ТР Премьер-министрының беренче урынбасары Равил Моратов, утырышта чыгышында – әмма бюджет буенча үзегезнең өлеш, керемнәрегез азрак. Һәр мең кешегә үлем-китем ягыннан күрсәткечләрегез уртача республиканыкыннан да югары. Һәр үлем очрагы анализланырга, аның сәбәпләре ачыкланырга тиеш. Әгәр без кешеләрнең гомер озынлыгын арттыра алмыйбыз икән, кайдадыр ник акча түгәргә? Мәгарифкә, медицинага, спортка тотылган бик зур средстволарның нәтиҗәсе булырга тиеш.
Олы кунак күрсәткечләрне яхшырак эшләп кенә үзгәртеп буласына ишәрәләде. Моңа өмет бар. Ә яхшы эшләүчеләр күп районыбызда. Равил Моратов ТР Президенты Указы нигезендә үзәк район больницасы врачы Рәмил Минеголовка “Татарстан Республикасының атказанган врачы” дигән мактаулы исем бирелү хакында белдергәч һәм бүләкләрне хуҗасына тапшырганнан соң утырышта катнашучылар гөрләтеп кул чапты.
“Чирмешән АГРО” механизаторы Минсәгыйть Шәйхетдиновка исә ТР Министрлар Кабинетының Рәхмәтен ирештерделәр. Район уңышлары менә шундый уңганнар тырышлыгы белән яулана инде.
.jpg)
.jpg)
.jpg)