Казанда район мәгариф бүлекләре башлыклары һәм мәгълүмат-методика үзәкләре директорлары өчен Educare Сингапур компаниясенең мастер-класслары узды.

2013 елның 7 марты, пәнҗешәмбе
Проект ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов йөкләмәсе буенча һәм 2013 нче елда ТР мәгарифен үстерү стратегиясе кысаларында тормышка ашырыла.
  3 көн дәвамында район мәгариф бүлеге башлыгы Хәкимов Х.Ш. һәм мәгълүмат-методика үзәге директоры Миргалимов И.Г. мәгариф системасында үзгәрешләрнең ни өчен кирәклеген аңларга тырыштылар.
Educare Сингапур компаниясе җитәкчесе Майк Туриман фикеренчә, әгәр дә мәгариф системасы хезмәткәрләре яңалыкка ачык булсалар, практикада яңа технологияләрне кертүе кыен түгел. “Казанда ике ел дәвамында бу технологияләрне кулландылар: инде 480 укытучы моның Россия һәм Татарстан шартларында эшләвен күрсәтте. Хәзер бу тәҗрибәне бөтен республикага, һәрбер районга таратырга кирәк, - дип саный М.Туриман. – Безнең бик яхшы укытучылар, һәм яхшы мәктәпләр бар. Ләкин 80 нче елларда укыткан кебек белем бирүче укытучылар да бар. Төп проблема – бер укытучыларның тәрҗрибәсен башкаларга таратуның булмавы һәм көчсез укытучыларга көчле укытучылардан ярдәм күрсәтелмәве”.
Сингапурдагы мәгариф системасы турында сөйләгәндә, Майк Туриман аңа мәгариф министрлыгы, хөкүмәт, җәмгыять ягыннан системалы ярдәм күрсәтелүен билгеләде. Укытучыларны эшкә алуга, аларның квалификацияләрен арттыруга, мәктәп директорларын әзерләүгә һ.б. игътибар бирелә.
Мастер-класслар белән бергә компетенция мәктәп-үзәкләре, шулай ук педагогия көллиятләре һәм КФУ укытучылары өчен квалификацияләрен арттыру курслары үтә.
Район мәгариф бүлекләре башлыклары һәм мәгълүмат-методика үзәкләре директорлары өчен мастер-класслар – быел Татарстанда Educare компаниясе белән бергә уздырыла торган чараларның берсе генә. Июнь аенда педагог-тренерлар сыйфатында эшләү өчен укытучы-осталарны өйрәтү була, июль-августта муниципаль берәмлекләр мәгълүмат-методика үзәкләре белгечләрен һәм ТР компетенция-мәктәпләре укытучыларын өйрәтү була. Моннан тыш, сентябрь-декабрьда мәгълүмат-методика үзәкләре белгечләре Educare контроле астында 10 мең укытучыны укытачак һәм тренинглар уздырачак.
2013-2015 нче елларда ТР мәгариф һәм фән министрлыгы Сингапур белгечләре белән бергә республиканың мәктәп укытучыларына методик ярдәм итү системасын модернизацияләү буенча зур проектны тормышка ашырырга планлаштыра. Әлеге проект кысаларында белем бирүнең заманча инновацион методикаларына өйрәтүне Татарстан мәктәпләренең якынча 30 мең укытучысы узачак, монда ТР районнарындагы мәгълүмат-методика үзәкләре төп рольне уйнаячак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International