“Туган як җәүһәрләре” халык иҗаты район фестиваленең икенче, сайлап алу турлары уза. Иске Элмәле авыл мәдәният йортында булган концертта чуваш, рус, татар, мордва коллективлары чыгыш ясады. Барлыгы 70тән артык концерт номеры тәкъдим ителде.
Монда Мордва Афонькәсеннән - “Умарина”, Шешминкадан – “Ой, калина”, Күтәмәдән – “Реченька”, Иске Кадидан – “Сәйлән”, Сосновкадан – “Авал”, Ульяновкадан – “Юрай”, Утыз Имәннән “Саз” ансамбльләре килгән иде. Түбән Кармалка, Ивашкино, Иске Котыш, Девичья Поляна, Әккәрәй, Югары Кармалка, Светлогорск, Иске Элмәле авыллары үзешчәннәре дә концерт номерлары тәкъдим иттеләр.
Гомумән алганда, концерт уңышлы булды дияргә мөмкин. Мәдәният хезмәткәрләре тырышканнар, аларның эше ачык күренә. Шулай да Утыз Имән, Әккәрәй, Иске Элмәле үзешчәннәренең сыйфатлы чыгышлары тамашачыларга аеруча ошады.
Бүген шундый ук, икенче тур бәйгесе Югары Кәминкәдә булачак.







