“Чирмешән кар бөртеге” традицион чаңгы ярышлары

2013 елның 18 марты, дүшәмбе

“Чирмешән кар бөртеге” традицион чаңгы ярышларында 100ләп спортчы катнашты. Мондый бәйгеләрдә гадәттәгечә чуваш авыллары гел актив.

Чаңгы юлында Иске Элмәле, Ульяновка, Лашман, Чирмешән командалары кызу йөрделәр. Самара өлкәсенең Шентала районыннан, Аксубайдан, Нурлаттан да спортчылар “кар бөртеге”ндә даими кунакларыбыз.

Үткән якшәмбедә, 17нче март көнне, әлеге ярышларны район Сабан туйлары уза торган стадион капкасы алдындагы мәйданда оештырдылар. Дистанцияләрне җиде-сигез яшьлекләрдән алып -алтмыштан олы чаңгычылар да узды. Кар барында шуып калдылар.

Райондашларыбыздан, үз яшьтәшләре арасында, Анна Тимирясова, Петр Рыбкин, Наталья  Ермолаева, Марина Колесникова, Татьяна Шерматова, Петр Захаров, Венера Герсимова, Варвара Тимирясова, Александр Статин – җиңүчеләр.

Ә инде эстафетада яшүсмерләр арасында нурлатлылар өлгер булса, кызлар арасында исә Чирмешән районы командасы җитезрәк булып чыкты.

Район яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге, спорт мәктәбе оештырган. “Чирмешән кар бөртеге” бәйгесенең чыгымнарын “Чирмешән АГРО” җәмгыяте (җитәкчесе Илшат Гозәеров) күтәрешкән.


 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International