Фәйзулла Туишев исемндәге XIII Республика гармунчылар смотр-бәйгесе.

2013 елның 21 марты, пәнҗешәмбе
 

Йөрәкле рәхәт була

Гармунда бер уйнасаң.

Телгәли ул йөрәкләрне,

Уйный белеп уйнасаң.

16-нчы март көнне Чирмешән район мәдәният йртында Фәйзулла Туишев исемндәге XIII Республика гармунчылар смотр-бәйгесенең II-нче зна туры булып узды. Конкурска республикабызның 5 районнан: : Яңа Чишмә, Чистай, Әлки,  Алексеевский, Чирмешән районнарыннан купсанлы гармунчылар килгән иде. Гармунчылар ансамбльләре дә аерым башкаручылар да зур әзерлек белән килеп, безнең мәдәният йорты сәхнәсендә узара көч сынаштылар. Жюри составына Нәҗиб Җиһанов исемендәге Казан дәүләт консерваториясе профессоры, татар музыка сәнгате деканы, Татарстан республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе Хабибуллин Сагит Мулланурович рәиселек итте. Барлык конкурста катнашучыларга да дипломнар тапшырылды.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International