Җитәкчеләр ярышты

2013 елның 26 марты, сишәмбе
Физкультура – савыктыру  комплексында  җитәкчеләр ярышты.  Район оешмалары  һәм  предприятиеләреннән барлыгы 15  җитәкче  6 спорт төре  буенча көч  сынашты.
Пневматик  винтовкадан ату буенча Чирмешән авыл җирлегеннән Сабиров Айрат һәм МБОУ 2 нче санлы  Чирмешән  мәктәбеннән Наталья Юрина җиңүче булдылар.
Хәрби комисариат хезмәткәре Марат Исхаков һәм физкультура – савыктыру  комплексы  директоры  урынбасары  Ольга  Галиевага  армспорт буенча тиңнәр булмады.
Йөзүдә – “Юбилейный” Боз  сарае директоры  Риф  Зарипов һәм Наталья Юрина беренче урынны яуладылар.  Турникта  тартылуда “Чирмешән районы коммуналь хезмәтләре”  җәмгыяте директоры  Илнар  Минһаҗев беренче   булды.



ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International