“Шушмаойл” идарә итү компаниясе” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыять призларына хоккей буенча язгы турнир

2013 елның 1 апреле, дүшәмбе

“Юбилейный” боз сараенда үткән бу бәйгедә Чистай, Зәй, Кама Аланы, Челно-Вершины (Самара өлкәсе), Иске Кади һәм Чирмешән хоккейчылары көч сынашты.

Беренче уенда “Корыч ябалаклар”ның (Чирмешән) кече төркеме (2006-2007нче елны туган малайлар) Чистай командасы белән очрашып, 8:4 исәбенә җиңү яулады.

Икенче көнне Чирмешән хоккейчылары (2002-2003нче елны туганнар) финалда Зәй спортчыларына каршы уйнадылар һәм, кызганычка каршы, 2:4 исәбенә оттырдылар. “Яшьлек” (Зәй) командасы беренче урынга лаек булды, “Корыч ябалаклар” – икенче, “Рассвет” (Челно-Вершины)- өченче урыннарда.

Турнирның өченче көнендә дә өч команда ярышты. Бу уеннар иң киеренке булды.

Иске Кади командасын 14:4, чистайлыларны 10:1 исәбе белән җиңеп, Чирмешәннең “Корыч ябалаклар” командасы өлкәннәр төркемендә беренче урынны яулады. “Авангард” – икенчедә, Чистай спортчылары өченче урында.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International