Финалда безнекеләр Мамадыш командасы белән очрашты. Мамадышта үткән беренче уенда “Чирмешән” җирле командага 2:3 исәбе белән оттырды.
6 апрель көнне көндәшләр “Юбилейный” Боз сараенда көч сынаштылар. Икенче матчта да безнекеләр 6:2 исәбе белән җиңелделәр. Мамадышның “Олимп"командасы - республика чемпионы, “Чирмешән” - икенче урында. Чемпионатта барлыгы 16 команда катнашкан.
.jpg)