Язгы чакырылыш 2013

2013 елның 9 апреле, сишәмбе
 Язгы чакырылышның үзенчәлекләре.
2-6 нчы апрельгә кадәр Чирмешән районы хәрби комисариаты бүлегендә Чирмешән муниципаль районының чакырылыш комиссиясе эшләде.Барлыгы 156 егет медицина тикшерүе үтте.
ТР Чирмешән муниципаль районы хәрби комисариаты бүлеге быел барлыгы 30 егетне хәрби хезмәткә алуны планлаштыра.
Чакырылыш һәр елның яз һәм көз айларында кабатланып, егетләр бер үк тәртиптә армия сафларына озатылуга карамастан, бу өлкәдә әледән-әле үзгәрешләр булып тора. Быелгы язгы чакырылышка да берникадәр үзенчәлекләр хас. Быел җәй Казанда узачак Универсиадага бәйле рәвештә язгы чакырылыш кампаниясен инде июнь ахырына ук тәмамлау ниятләнә.
18 апрель көнне 15.00-18.00 сәгатькә кадәр Чирмешәндә ТР хәрби комисариат врачлары эшлиячәк.
19 апрель көнне район мәдәният йортында  Никрутлар көне узачак.

       





ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International