22 апрель көнне ТР Чирмешән муниципаль районының гадәттән тыш хәлләр һәм янгын куркынычсызлыгы комиссиясенең чираттагы утырышы узды.

2013 елның 25 апреле, пәнҗешәмбе
22 апрель көнне ТР Чирмешән муниципаль районының гадәттән тыш хәлләр һәм янгын куркынычсызлыгы комиссиясенең чираттагы утырышы узды.Көн тәртибендә Чирмешән муниципаль районы  Башкарма комитет җитәкчесе -комиссия председателе Ниил Гаяз улы Сабиров җитәкчелегендә "Чирмешән муниципаль районында янгын куркынычсызлыгы режимы гамәлдә булу дәверендә   чараларны тормышка ашыру" турында  планнар каралды.
"Чирмешән муниципаль районында янгын куркынычсызлыгы режимы гамәлдә булу дәверендә, язгы-җәйге айларда янгын куркынычы  тагында арткан вакытта. районда янгынга каршы һәм янгын куркынычсызлыгын үтәүгә каралган төрле чаралар уздыру күздә тотыла.Төп максат урманнарда, шәхси йортларда,социаль-мәдәни, авыл хуҗалыгы  объектларында янгынны булдырмау.
Шул уңайдан матбугат чараларында мәкалә бастырып чыгару,язма материаллар  таратып, авыл җирлекләрендә җыелышлар уздырып янгынга каршы  пропаганда эшләре алып бару каралган.
Чирмешән муниципаль район җирлегендә янгын куркынычсызлыгы режимы булдыру турындагы карарны,  Чирмешән муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе имзалады.

постановлением Руководителя исполнительного комитета Черемшанского муниципального района от 19 апреля 2013 года №220.






ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International