Район Советының чираттагы утыз дүртенче утырышы

2013 елның 30 апреле, сишәмбе

Районның  финанс – бюджет палатасы  рәисе Шәүкәт  Гатин  муниципаль  районның 2012нче  елдагы  бюджеты үтәлеше  турында  депутатлар  алдында  отчет  тотып, акчаның кайдан  килүен  бәйнә-бәйнә сөйләп  аңлатты. Казнага  иң күп акча республика  аша  җибәрелә, керемнәрнең өчтән бере чамасы гына, былтыр  ул 135 миллион сумга  якын булган, үзебез эшләп тапкан. Салымнар җыюны  арттыру  өчен  резервлар бар. Әйтик, милек, җир  салымы буенча. Иң мөһиме – ул  акчаларны быел  булмаса  киләсе  елда  файдалана  аласың.

Район Советының чираттагы утыз дүртенче утырышына  җыелып, депутатлар  авыл  җирлекләре  буенча пассажирлар йөртү чыгымнарының  бер өлешен каплауга  да 500 мең  сум акча  таптылар. Аны  Чирмешән автотранспорт  предприятиесенә күчерәчәкләр.  Бу  максатка средстволар  тагын   кирәгәчәк. Мәгълүм  булганча,  узган  ел  ахырында – бу ел  башында, пассажирлар  азлыктан, район эчендәге  автобус маршрутлары ябылган иде. Хакимият  катышкач, автотранспорт предприятиесе маршрутларны  кабат  ачты.

-Кемгәдер  акчалата  булышу ансат  түгел, ул  закон  кысаларында  эшләнергә тиеш, - диде  район башлыгы  Нурхамәт Хәмидуллин, утырышта  әлеге  мәсьәләне тикшергәндә. – Әмма  халыкка  уңайлы шартлар  тудыру өчен без барыбер чишелеш  табарга  бурычлы. Гомумән  алганда, акча  гел  җитми инде,  аны  сак,  максатчан кулланырга  кирәк.

Район мәдәният бүлеге  начальнигы  Илһам  Галимов,  Күтәмә  авыл  җирлеге  башлыгы,  депутат  Антонида  Аброськина  да  бюджеттан  ярдәмнең  арта  баруын билгеләп үттеләр. Былтыр Күтәмәдә юллар  шомарган, электр  линияләре ремонтланган, мәдәният йортының  түбәсе яңартылган. 2012 ел  дәвамында  районда ике мәдәният  йорты  ачылды,  кайберләре ремонтланды. Әмма  11 мәдәният  учагында төзүчеләргә эш бар әле, акча  гына  булсын, музыка аппаратларын яңартасы, җиһазлар аласы  бар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International