Үткән ярминкә хакында мәгълүмат

2013 елның 20 мае, дүшәмбе

Узган атнада “Кәрвансарай” сәүдә үзәге янындагы мәйдан чәчәкләргә күмелде. Конкретрак әйткәндә, монда оештырылган чираттагы ярминкәдә бик күпләр чәчәк сатты, бик күпләр аны сатып алды.

Чәчәкләр өчен 10-100 сум сорасалар, сыер ите (килограммы) – 230, дуңгызныкы 165-175 сумга сатылды. Яңа суелган свежий ит.

Бозаулар, каз бәбкәләре, тавыклар-чебешләр дә (бер-берсе 190 сумнан башлап)  бар иде. Азыгы да янәшәдә – бер капчык катнашазык 650 сум тора.

Бу ярминкәдә – зур базарда сатучылар гадәттәгедән дә күбрәк. Товар да сайлап алырлык – кием-салым, азык-төлек, көнкүреш товарлары, обойлар – бар да бар.

  

 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International