Бердәм экологик дәрес

2013 елның 20 мае, дүшәмбе
Татарстан Республикасында экология һәм әйләнә-тирәне саклау елы кысаларында 2013 елның 15 нче маенда Татарстан Республикасында Халыкара экологик белем көненә багышланган,“Бердәм экологик дәрес” экологик аңлату акциясе  уздыру турында игълан ителде.
Шушы акция кысаларында район мәктәпләрендә биология-экология укытучылары җитәкчелегендә оештырылган тирә-як мохитне өйрәнү акцияләре үсеп килүче яшь буын – укучылар арасында аеруча зур кызыксыну уятты. Ирекле темаларга нигезләнгән бу дәресләрдә укытучылар һәм укучылар бер-берсен кабатламаган төрле язма материаллары белән таныштырдылар.Балалар Татарстан Республикасы экология һәм табигый байлыклар министрлыгының зшчәнлеге белән кызыксындылар.
Иске Кади,Әккәрәй гомум белем бирү учрежденияләрендә китап күргәзмәләре оештырылды.Лашмен, Ивашкино,Ульяновка,Яңа Элмәле мәктәп укучылары мәктәп янын һәм авылны яшелләндерү буенча күп эш башкарганнар.
"Чирмешән лицее" муниципаль бюджет гомум белем бирү учреждениясендә узган  Экологие белем бирү көненә багышланган  чарада "Чирмешән урман хуҗалыгы" җитәкчесе урынбасары Рәхимҗанов М.Т. һәмТР Көньяк-көнчыгыш территория идарәсенең дәүләт инспекторы,әидәп баручы белгече Николаева Л.Л. чыгыш ясады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International