.jpg)
17 май көнне Арча муниципаль районының район мәдәният йортында Ф.Туишев исемендәге бәйгедә 3 нче турга узган лауреатлар катнашында "Гармун төрле була..." конкурсының Гала-концерты узды.Барлыгы 25 районнан гармунчылар катнашты.Үзебезнең район гармунчылары арасыннанТР атказанган мәдәният хезмәткәре Рауф Җиһаншин бәйгедә диплом белән бүләкләнде, район мәдәният йортының баянчылар ансамбле җитәкчесе И.Мортазин 3 дәрәҗә диплом иясе.