Балаларны яклау көне

2013 елның 4 июне, сишәмбе
1 июнь-Балаларны яклау көне. Чирмешәндә, мәдәният йорты янындагы  мәйданга балалар һәм әти-әниләр җыелды.
 Балалар уен мәйданчыкларында үз осталыкларын күрсәтә алдылар. Бәйрәмдә балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбе, туган як тарихы музее, янгын часте, социаль яклау бүлеге, балалар китапханәсе, мәктәптән тыш эш үзәге балалар өчен махсус мәйданчыклар оештырганнар иде.
Бүгенге чарага балаларны тәрбиягә алган барлык гаиләләрне, мөмкинлекләре чикле балаларны дә чакырганнар.
Бәйрәмне оештыручылар бүләкләрне дә кызганмадылар, һәр бала диярлек бүләк иясе булды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International