6 июнь көнне Чирмешән муниципаль районының террорчылыкка каршы көрәш комиссиясе утырышы узды.

2013 елның 6 июне, пәнҗешәмбе
6 июнь көнне Чирмешән муниципаль районының террорчылыкка каршы көрәш комиссиясе утырышы узды.Көн тәртибенә куелган сораулар дүртәү иде: 
1.Чирмешән муниципаль районында тормыш тәэмин итүче аеруча мөһим объектларны террорчылыктан саклау.
2.ТР Чирмешән муниципаль районы территориясендә легаль булмаган миграциянең торышы.
3.Чирмешән муниципаль районында милли бәйрәмебез "Сабантуй" бәйрәмен  үткәрү вакытында  террорчылыкны булдырмауга каршы , куркыныч янаган вакытта чыганакларны юк итүгә өстәмә чаралар күрү.
4.Балаларның җәй  ялларын оештыру вакытында «Кояшлы»  балалар сәламәтләндерү ял лагерен һәм мәктәп алды лагерларын террорчылык актларыннан саклау.
Түбәндәге сораулар буенча Россия Эчке Эшләр Министырлыгының “Чирмешән” муниципальара бүлеге начальнигы- Ф.Ф.Минһаҗев  чыгыш ясады.
Чирмешән муниципаль районы террорчылыкка каршы көрәш комиссия председателе урынбасары Н.Г.Сабиров комиссия утырышына йомгак ясады.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International