Наил Зарипов Чирмешән муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе итеп билгеләнде.

2013 елның 13 июне, пәнҗешәмбе
Бүген 13 июнь көнне Чирмешән муниципаль район Советның чираттагы утыз җиденче утырышы булды.Утырышта катнаштылар:

Камалтынов Юрий Зимелевич -Татарстан Республикасы Президентының Аппарат җитәкчесе;

Гадыльшин Мурад Әсфәндияр улыТР Дәүләт Советы депутаты ,бюджет, налог һәм финанс комитеты рәисе;

Салихов Илгиз Мисбах улыТР Дәүләт Советы депутаты ,  НГДУ «Нурлатнефть» җитәкчесе;

Шакиров Минсәгыйть Закир улы –Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләр Советы рәисе ;

Кандилов Валерий Петрович –Дәүләт статистикасы буенча Федераль хезмәтнең ТР буенча территориаль орган җитәкчесе;

Район Советы утырышында бер мәсьәлә каралды- ТР
Чирмешән муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесен билгеләү.
Утырышта депутатлар Наил Зарипов кандидатурасын яклап тавыш бирделәр.

Наил Зарипов Чирмешән муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе итеп билгеләнде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International