"9 Май-Җиңү көне"

2022 елның 9 мае, дүшәмбе

9 май - һәр кеше өчен иң кадерле көн. Бу көнне Ватаныбызның азатлыгы һәм бәйсезлеге өчен гомерләрен биргән кешеләрне искә алу көне. Бу көнне Чирмешәндә Бөек Җиңүнең 77 еллыгына багышланган митинг булып узды, ул «Беркем дә онытылмады, бер нәрсә дә онытылмады! дип аталды.

Котлау сүзе белән Чирмешән муниципаль районы башлыгы Дәүләтшин Фердинат Мидхәт улы чыгыш ясады. Чарада шулай ук Федераль казначылыкның ТР буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары Игорь Гелиевич Кобелев, Чирмешән һәм Аксубай районнары хәрби комиссары Сергей Васильевич Иванов, район руханилары, Әфганстан республикасында сугыш хәрәкәтләрендә катнашучы Марат Гатуф улы Яббаров һәм Чирмешән кадет интернат-мәктәбе укучысы Малыгин Никита катнашты. Парадта шулай ук Чирмешән муниципаль районы һәм урта гомуми белем бирү мәктәбе оешмалары да катнашты.

Яшьләр мәйданчыгында мәдәният хезмәткәрләре "Привалда» дигән театральләштерелгән концерт оештырдылар. Биредә чын тамаша башланды: кыр кухнясы, хәрби агитбригада, хәрби җырлар, такмаклар, биюләр, солдат хатлары уку. Барлык теләүчеләр  солдат боткасы белән сыйлана алдылар. "Җиңү" дип кычкырып, ПРИВАЛДА катнашучылар мәйданнан "Катюша"җыры белән чыгып китте. Балалар сәнгать мәктәбе укучылары илебезнең якты киләчәге хөрмәтенә матур концерт бүләк иттеләр.

Ветераннарыбызның сафлары сирәгәя баруы кызганыч. Аларның һәркайсы- халкыбызның батырлыгы, фидакарьлек һәм туган илебезгә тугрылыклы булуының тере шаһиты. Кадерле ветераннар! Сез коточкыч сынаулар аша үтеп кешелек дөньясын фашистлардан  коткардыгыз. Без сезнең алда бурычлы, бөек батырлыгыгыз  өчен баш иябез!

Чын күңелдән сәламәтлек, якты, озын һәм тыныч тормыш, күңел җылысы, якыннарыгызның игътибарын тоеп тормыш итүегезне телибез!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International