"Кәмит- Җәвит" тапшыруы

2022 елның 16 мае, дүшәмбе

«Кәмит –Җәвит» нең беренче тапшыруы 2017 елның 16 декаберендә тамашачы хозурына тәгъдим ителде. Тапшыру нигезенә борынгы татар традицияләре, гореф –гадәтләре - капка төбендә утырулар салынган. Кагыйдә буларак, мондый утырулар вакытында  һәрвакыт , үткен телле яшь кеше аерылып торган. Аның тирә-юненә  авылда яшәүче яшьләре җыелган булган .Алар  кызыклы тарихлар тыңлаганнар, аның мәзәкләреннән көлеп, төрле  такмаклар җырлап, онытылып барган уеннарда катнашканнар. «Кәмит –Җәвит» телепроектының кунаклары-көлке осталары, театр артистлары, язучылар, татар эстрадасы йолдызлары, танылган татарстанлылар. Тамашаның алып баручысы Җәвит Шакиров.

13 май көнне Казан шәһәрендә музыкаль - күңел ачу программасы төшерелде, анда Чирмешән районыннан  , сәнгатькә, иҗатка битараф булмаган  талантлы һәм тапкырлы кешеләр чыгыш ясады. Катнашучыларны җылы йөз белән каршы алдылар. Чирмешәннән килгән кунаклар да буш кул белән килмәде, катнашучылар традицион татар тәм-томнарын алып бардылар, һәм проектны оештыручыларга истәлекле бүләкләр тапшырдылар. Программа бик күңелле, юмористик һәм иркен шартларда узды. Катнашучылар бик күп уңай хисләр һәм яхшы тәэсирләр белән кайттылар.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International