"Уяв-2013" Бөтенроссия чуваш мәдәнияты бәйрәме

2013 елның 4 июле, пәнҗешәмбе
30 июнь көнне Нурлатта "Уяв-2013" Бөтенроссия чуваш мәдәнияты бәйрәме узды.Бәйрәмдә 19 муниципаль районнан  85 иҗат коллективы катнашты.
Безнең районнан Яңа Элмәле мәдәният йортының "Пилеш" халык  фольклор ансамбле һәм Сосновка мәдәният йортының "Авал" вокал ансамбле бәйрәмдә чыгыш ясадылар.“Чуваш чибәре” конкурсы да Уявка аерым бер бизәк өстәде. “Чуваш чибәре” бәйгесендә 10 кыз катнашты. Яңа Элмәле кызы Наталья Петрова конкурста дипломга лаек булды һәм төсле телевизор белән бүләкләнде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International