Республика чуваш фольклоры фестивале

2013 елның 18 июле, пәнҗешәмбе
12нче июль көнне Ивашкино авылында “Йавашкель” республика чуваш фестивале узды. Беренче тапкыр. Оештыручылар аны чуваш халкының җырларын, гореф-гадәтләрен өйрәнгән фольклорчы якташыбыз Яков Задоров (1917-2001) истәлегенә багышлады.
Яков Алексеевич Ивашкино авылында туган. Сугыштан соңгы елларда шушы авыл мәктәбендә балалар укыткан. Шактый еллар республиканың башка районнарында мөгаллимлек итә.
 
- Ул 60нчы еллар ахырында ук олы кешеләргә кереп, чуваш халкының авыз иҗатын, җырларын магнитофон тасмасына язып йөри иде. Туйлар, күңел ачулар вакытында да Яков Алексеевич шушы эш белән мәшгуль булды,- ди Ивашкино мәктәбе директоры Вячаслав Антонов. - Ул бик аралашучан, тирән белемле һәм бик таләпчән кеше булып истә калган.
 
Ивашкино авылында җирләнгән якташыбыз, төрле төбәкләрдән җыеп, чувашларның 800дән артык җырын теркәп калдырган. Чуваш дәүләт университетының сәнгать факультетында хәтта студентларны да аның җыентыклары буенча укыталар икән.
 
- Яков Задоровны мондагыга караганда, бездә, Чувашиядә күбрәк беләләр. Менә без бүген аның исемен, эшләрен таныту буенча тагын бер эш башкарабыз,- диде Чувашстанның халык артисты, Чуваш дәүләт университеты доценты Августа Уляндина.
 
“Йавашкель” (“Ивашкино”) фестивалендә ике йөздән күбрәк сәнгатькәр катнашты. Унбишләп коллектив арасында җирле артистлардан тыш, күрше районнардан, Ульяновск, Оренбург, Чувашстан якларыннан да сәнгать осталары бар иде.
 
- Бүген бәйрәмгә дип иртәнге өчтә торып юлга чыктык. 375 километр юл уздык, - диләр Чувашстан Республикасының Новочебоксарск шәһәреннән килгән “Тибеткел” халык фольклор ансамбле җырчылары.
 
Ивашкино авылы мәдәният йорты каршында узган фестиваль кунакларын һәм тамашачыларны районыбыз җитәкчесе Наил Зарипов сәламләде.
 
- Халыкларыбыз тарихында Яков Задоров кебек тынгы белмәс шәхесләребез булуы сөенечле. Алар безнең үткәннәребезне берәмтекләп җыеп, тарихыбызны барлап, яшь буынга җиткерә,- диде ул. – Ә чуваш җырлары, биюләре искиткеч матур. Аларны тыңлап уңай энергетика алган кешенең күңеле начарлыкта булмас.
 
Питрау бәйрәме көнендә узган җыенга, чуваш милли киемнәре киеп, 81 яшьлек Вера Кудряшева да килгән.
 
- Яшьтән үк җырларга яратам. Авылдагы бер туйны да калдырмадык. Әле бүген дә сәхнәгә чыгачакмын, - ди.
 
Ә фестиваль бик купшы оештырылган. Менә дигән алып баручылар, коллективлар да көчле. Компетентлы жюри әллә ничә сәгать барган бәйгедә иң осталарны ачыклады.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International